Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россия көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар! 

Сезне дәүләтебез бәйрәмнәренең  иң зурысы  – Россия Көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. Ул Туган илебезнең көчен, аның күпгасырлык тарихын, күпмилләтле халкының бөек казанышларын гәүдәләндерә.

Ата-бабаларыбызның хезмәт батырлыгыннан, яу кырындагы каһарманлыгыннан, табигатебезнең гүзәллеге һәм байлыгыннан рухланып, без игелекле, шәфкатьле гамәлләр кылабыз, мөһим ачышлар ясыйбыз һәм сөекле илебезнең көннән-көн алга барачагына ихлас өмет баглыйбыз. 

Ватаныбызның  рухи хәзинәләре, аның дәүләт суверенлыгын һәм бердәмлеген, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген, лаеклы тормышын һәм ирекле үсешен тәэмин итүгә юнәлтелгән Россия Конституциясе принциплары һәрберебез өчен олы әһәмияткә ия. 

Россия Федерациясенең алгарышлы субъектларыннан берсе буларак, Татарстан Республикасы ил куәтен ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Сәнәгать җитештерүендәге, торакны файдалануга тапшырудагы, авыл хуҗалыгындагы, инвестицияләр җәлеп итүдәге уңышларыбыз безгә алдынгылар сафында урын тоту өчен ныклы нигез булып тора.

Соңгы елларда бик күп татарстанлылар спорт, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә, шулай ук Ватанны саклау эшендә  зур җиңүләргә ирешеп, Россиянең данын арттырды. Татарстан киләчәккә өмет белән яши: көнкүрешебезнең күп кенә өлкәләрен цифрлы нигезгә кору һәм яңа технологияләр куллану безгә кадәрге күп буыннар тарафыннан тупланган эчке егәребезне, сәләтебезне тагын да нәтиҗәлерәк файдаланырга, тормыш сыйфатын яхшырту өчен халыкка хезмәт күрсәтүне тиешле дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек тудыра. Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән Президентыбыз Владимир Путинның булышлыгы үсешебезгә бәрәкәтле этәргеч бирә. 

Россиягә читтән моңарчы күрелмәгән  басым ясала торган хәзерге заманда гражданнарның бердәмлеген һәм үзара дус-тату яшәвен, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны саклау, ксенофобия һәм нацизмның теләсә кайсы яңа чагылышларына каршы көрәшү, Ватаныбызның тарихи үткәне турындагы хак мәгълүматны җиткерүгә ярдәм итү, яшьләргә күркәм тәрбия бирү – үсешебезнең мөһим шарты. 

Минемчә, Россия Көнен бәйрәм итү, һичшиксез, бердәмлегебезнең ачык мисалы булыр, үз көчебезгә ышаныч өстәр.

Сезгә бәхет, иминлек, рухи күтәренкелек телим, хөрмәтле татарстанлылар», диелә текстта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев