Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан районнарында «Россиянең чаңгы юллары-2018"ярышлары узачак

Татарстан районнарында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узачак З6 нчы тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә Татарстанның берничә районында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 1982 елдан бирле үткәрелә торган Бөтенроссия чаңгы ярышлары илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгалардан санала. Татарстанда төрле киң колачлы спорт ярышлары даими...

Татарстан районнарында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узачак З6 нчы тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, 10 февральдә Татарстанның берничә районында «Россиянең чаңгы юллары-2018» ярышлары узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. 1982 елдан бирле үткәрелә торган Бөтенроссия чаңгы ярышлары илнең спорт тормышында әһәмиятле вакыйгалардан санала. Татарстанда төрле киң колачлы спорт ярышлары даими үткәрелеп килә. Алты ел эчендә республикада 1300дән артык спорт объекты сафка бастырылган, шәһәр-авылларда 791 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 40 процентка арткан. Россия Президенты Владимир Путин үзенең чыгышларында һәрвакыт: «Тормыш сыйфаты массакүләм спортның ни дәрәҗәдә оештырылуы белән дә бәяләнә. Кече яшьтән үк физкультура белән шөгыльләнергә кирәк, һәркем үзенең тормышына җаваплы карарга тиеш», - дип искәртә. http://tatar-inform.tatar 6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев