Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан районнарында узачак сабан туйлары - яңартылган график

Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе гөрли торган чак. Республиканың кайбер районнарында ул 1 нче июльдә уздырылды, ә бәйрәмне 2 нче июльдә үткәрергә ниятләгән районнар, республика күләмендә игълан ителгән матәм көне белән бәйле рәвештә, Сабан туен соңрак вакытка күчерде. Без муниципаль берәмлекләргә шалтыратып, милли бәйрәмне кайсы районның кайсы көнгә кичектергәнен белештек....

Татарстанда милли бәйрәм Сабан туе гөрли торган чак. Республиканың кайбер районнарында ул 1 нче июльдә уздырылды, ә бәйрәмне 2 нче июльдә үткәрергә ниятләгән районнар, республика күләмендә игълан ителгән матәм көне белән бәйле рәвештә, Сабан туен соңрак вакытка күчерде. Без муниципаль берәмлекләргә шалтыратып, милли бәйрәмне кайсы районның кайсы көнгә кичектергәнен белештек. Кайбер районнарның Зәйдә булган фаҗигагә кадәр үк, Сабан туен 8 нче июльгә билгеләгән булуы ачыкланды. Казан шәһәрендә исә, Сабан туе 15 нче июльдә узар дип ниятләнә.


1 нче июльдә Сабан туе узган районнар:


Алабуга, Әлки, Апас, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Питрәч, Түбән Кама, Саба, Сарман, Балык Бистәсе, Чистай, Тукай, Нурлат, Яңа Чишмә.


8 нче июльдә Сабан туе түбәндәге район һәм шәһәрләрдә узачак:


Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Алексеевск, Арча, Баулы, Теләче, Ютазы, Чаллы


9 нчы июльдә түбәндәге шәһәр һәм районнарда узачак:


Балтач, Буа, Кукмара,


Аксубай (якынча 9 июль дип билгеләгәннәр).


15 я 16 сы июль көннәрендәге түбәге муниципаль берәмлекләрдә:


Актаныш - я 15, я 16 сы (әлегә төгәл билгеле түгел)


Чирмешән - 15 июль


Мөслим - 16 июль


Казан - 15 июль.


22 июль: Биектау


Тәтеш һәм Менделеевскида милли бәйрәм кайчан узачагы әлегә билгесез.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66520

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев