Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан районнарында сәүдә үзәкләре ачыла

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Татарстанның авыл районнарында урнашкан сәүдә үзәкләре, коронавирус пандемиясе аркасында ябылып торганнан соң, республикада беренчеләрдән булып үзләренең эшләрен яңартып җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инвесторлар клубының онлайн-утырышында белдергән.
Утырышта район үзәкләрендә кечкенә генә сәүдә үзәкләрен ачу зарурилыгы мәсьәләсен Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча омбудсменның Бөгелмә районындагы вәкиле Диана Миндубаева күтәргән. Аның әйтүенчә, районнардагы сәүдә үзәкләре кешеләргә кирәкле товарлар сатып алуның бердәнбер урыны булып тора.
— Без бу теманы игътибар белән өйрәнәбез. Якын араларда авыл районнарында сәүдә нокталарын этаплап ачу мәсьәләсе хәл ителәчәк, — дигән Президент.

 

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев