Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Чаллы халкын кабул итте

Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов тарафыннан гражданнарны кабул итү булды. Шәһәр халкы депутатка территорияне төзекләндерү, экология, халыкның иминлеге һәм дару препаратларына бәяләр артуга кагылышлы төрле сораулар белән килде.

Очрашу барлык тиешле санитар-эпидемиологик чараларны үтәп узды. Бу көнне килгән мөрәҗәгатьләр эшкә кабул ителде.
Искәртеп үтик, һәр дүртенче сишәмбедә 16:00дән 18:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итү оештырыла: Яр Чаллы шәһәре, Шишкин бульвары, 8 йорт (30/24) – 1нче подъезд, 31нче офис – 3 катта. Кабул итүгә 8-987-278-64-26 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Фото: http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кабул итү