Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Росреестрында ветераннар өчен акция дәвам итә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе "Ветераннар өчен ике айлык" дигән социаль акция турында искә төшерә, аның кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве өч көнлек срокта башкарыла.

Акция 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Социаль акция Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга («Ветераннар турында» 1995 елның 12 гыйнварындагы 5 нче номерлы Федераль законның 2 нче маддәсе нигезендә), шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм анда катнашучыларның тол хатыннары, концлагерь тоткыннарына кагыла.

Әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акция гамәлдә булган документлар пакетына кагыла. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны Росреестр дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә тапшырырга кирәк. Шунысы мөһим: документларны туктату һәм (яки) кире кайтару өчен нигез булмаган очракта, шулай ук законда кыска вакыт билгеләнмәгән очракта кыскартылган сроклар кулланыла. Сроклар эш көннәрендә исәпләнә.

 

http://nabchelny.ru/news/36521

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев