Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Россиянең иң игелекле төбәкләренең берсе дип танылды

Тикшеренүне комментарийлар, фотографияләр һәм постларга реакцияләр нигезендә социаль челтәрдә үткәрделәр.

Татарстанлылар Россиянең барлык төбәкләрендә яшәүчеләр арасында игелеклелек буенча дүртенче урынны яуладылар. Комментарийларны, фотосурәтләрне һәм реакцияләрне тикшерү нигезендә, мондый мәгълүматларны «Одноклассники»социаль челтәре биргән.

"Өченче кварталда дустанә реакцияләр буенча топ-5 регионга Татарстан Республикасы керде, рейтингта тугызынчы урыннан дүртенче урынга күчте. Бу Татарстанга ел нәтиҗәләре буенча да иң оптимистик яшәүче төбәкләр бишлегенә эләгергә мөмкинлек бирде", - диелә тикшеренү буенча хисапта.


Иң позитив дип Алтай һәм Байкал арты крайларында, шулай ук Кемерово өлкәсендә яшәүчеләр танылды. Алар бу күрсәткеч буенча ел дәвамында лидерлыкны саклап калдылар.

Быел социаль челтәрдә тискәре смайликларны иң күп Приморье һәм Хабаровск крае халкы калдырган. Моңсу топта өченче урынны Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе алды.

Тикшеренүчеләр билгеләп үткәнчә, уңай реакцияләрнең иң зур өлеше 2020 елның соңгы кварталына туры килгән. Икенче кварталда күңелсез постлар күбрәк булган. Хисапта моны социаль челтәрләрдә тискәре чагылыш тапкан коронавирус пандемиясе башлану белән бәйлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев