Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан шифаханәләре all inclusive системасына күчә

Татарстан шифаханәләре all inclusive - барысы да кертелгән системасына күчә, дип хәбәр итә РБК-Татарстан Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка сылтама белән. Туризм буенча федераль агентлык, Төркиянең «барысы да кертелгән» системасы буенча эшләгән кунакханәләрдән баш тартуы уңаеннан, Россия ял йортларында әлеге системаны кертү турында карар кабул итте. Иванов...

Татарстан шифаханәләре all inclusive - барысы да кертелгән системасына күчә, дип хәбәр итә РБК-Татарстан Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка сылтама белән. Туризм буенча федераль агентлык, Төркиянең «барысы да кертелгән» системасы буенча эшләгән кунакханәләрдән баш тартуы уңаеннан, Россия ял йортларында әлеге системаны кертү турында карар кабул итте. Иванов билгеләп үткәнчә, республиканың күп кенә шифаханәләрендә бу система гамәлдә инде. Юлламалар өч яки дүрт тапкыр ашатуны үз эченә ала. «Әлеге система безгә яхшы таныш. Әйе, анда классик төрек вариантындагы кебек исерткеч эчемлекләр юк. Шифаханәләрнең профиле икенчерәк булуы аңлашыла бит», - дип искәртте комитет башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев