Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан синоптиклары көчле җил һәм буран хакында кисәтә

Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә. Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Көннең икенче...

Татарстан синоптиклары алдагы көннәрдә республика территориясендә һава шартлары һәм юллар торышы сизелерлек начараерга мөмкин, дип кисәтә. Татарстанның көнбатыш районнарында һава шартлары аеруча катлаулы булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Көннең икенче яртысында һәм кичен кар явуы, буран көтелә. Татарстанда 3 декабрьдә төнлә һәм көндез кар, юеш кар, яңгыр, урыны белән бозлы яңгыр явачак. Синоптиклар шулай ук буран хакында да кисәтә. Буран вакытында күз күреме 500 метрга кадәр кими, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. 4 декабрьдә шулай ук юеш кар һәм яңгыр явачак. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Юлларда - бозлавык, кайбер районнарда кар көртләре хасил булачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев