Татарстан товарларын Белоруссиягә
Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән кризиска каршы штаб утырышында палатаның генераль директоры Иван Шигин Татарстанда җитештерелгән товарларны Белоруссиядә сату буенча эшләнгән проект турында сөйләде. Ул узган елда Чаллыда 29 ярминкә оештырылып, анда 180 миллион сумлык 18,8 тонна товар сатылуын әйтте. Май аенда Минскида Татарстан товарларын сату буенча ярминкә оештыру фикерен җиткерде. Шәһәр...
Сәүдә-сәнәгать палатасында үткән кризиска каршы штаб утырышында палатаның генераль директоры Иван Шигин Татарстанда җитештерелгән товарларны Белоруссиядә сату буенча эшләнгән проект турында сөйләде. Ул узган елда Чаллыда 29 ярминкә оештырылып, анда 180 миллион сумлык 18,8 тонна товар сатылуын әйтте. Май аенда Минскида Татарстан товарларын сату буенча ярминкә оештыру фикерен җиткерде. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев проект белән танышканнан соң, Беоруусиягә барыр алдыннан икътисадый файданы санарга киңәш итте.
Утырышта шулай ук "Үсеш" сәнәгать паркы резидентларының проектлары да каралды. Александр Михайлов хостел, админтсратив бина, офис, кафе һәм машина юу урыны булган универсал комплекс төзергә җыена. Биредә 150 квадарат мәйданда җиңел һәм йөк машианларын кую урыны, 200 урынлы кафе да булачак.
Бу проектны тормышка ашыру өчен 29 миллион сумнан артык акча кирәк. Александр Михайлов объектны 2017 елга кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыра. Наил Гамбәрович офислар бинасы проектын яңадан карарга киңәш итте."Җитәкчлеәр өчен бүлмәләр нәрсәгә кирәк? Пространствоны оптимальләштереп, мәйданнарны һәм офислар санын киметү зарур. Админтсратив-көнкүреш бинаны сәнәгать паркы резидентларына арендага бирүне карарг кирәк", - диде ул.
"Грин Грей" җаваплылыгы чикләнгән агач эшкәртү предприятисенең бизнес-планы җентекләп каралды, ләкин комиссия аны кабул итмәде. Компаниянең үсеш буенча директор урынбасары Андрей Бормотаев сәнәгать паркы биләмәсенә куелачак агач эшкәртү җиһазы үзен өч ел эчендә чыгымнарны капларга тиеш. Шәһәр хакиме: "Үсеш" сәнәгать паркы резидентлары үз эшләрен 1,5 елдан соң башлап җибәрергә тиешләр, "Грин Грей" компаниясендә җитештерү 3 елдан соң гына башламакчы. Проектны яңадан карарга кирәк",- диде.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев