Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан укучылары бер көнгә күбрәк ял итәчәк

Республика мәктәпләрендә укучылары 29 октябрьдән көзге каникулга чыга. Укучыларның ялы бер атнага сузыла. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Шуңа күрә мәктәпләрдә икенче чирек 7 ноябрьдә башланачак.

Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Каникул вакытында укучылар өчен республикада күп төрле чаралар оештырыла. Республиканың 14 районында 180 нән артык мәктәп лагере эшләячәк. Сәләтле укучылар башкалабыз театрларына спектакльләргә барачак.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев