Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан укучылары робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә

Иннополис Университетында робот техникасы буенча Республика профиль сменасы дәвам итә.

Монда укучылар робот техникасы буенча олимпиадага әзерләнә, шулай ук робот техникасы, программалаштыру һәм конструкцияләү буенча үзләренең белем һәм күнекмәләрен ныгыта. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу сменага 2018 ел үткәрелгән Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика һәм йомгаклау этабында катнашучылар килде. Сменада Татарстан Республикасының 10 муниципаль районының белем бирү оешмаларыннан 9 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 107 укучы катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Профиль сменасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты оештыра. 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев