Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан укучыларын хәрби җыеннар көтә

«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни, белемнәрне гамәлдә куллану. Монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк», - дип ассызыклады министр.

2024-2025 уку елыннан башлап мәктәп укучылары «Тормыш иминлеге нигезләре» фәне урынына «Туган илне яклау һәм иминлек нигезләре»н өйрәнә башлый. Бу яңалык 8-11 сыйныф укучылары өчен кагыла. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туры эфир вакытында хәбәр итте.

Ике модуль өстәлде: 8 һәм 9 сыйныфлар өчен хәрби белем нигезләре буенча һәм 10 һәм 11 сыйныфлар өчен хәрби әзерлек нигезләре буенча», – дип сөйләде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, әлеге фән кысаларында укучылар 8 сыйныфтан соң беренче тапкыр өч көнлек, ә 10 сыйныфтан соң биш көнлек җыеннар узачак.

«Җыеннар – ул функциональ грамоталылык кебек. Ягъни, белемнәрне гамәлдә куллану. Монда бернинди куркыныч нәрсә дә юк», - дип ассызыклады министр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев