Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 1 майда -2 градуска кадәр салкын һәм көчле җил көтелә

1 майда Татарстан территориясендә салкынча һава торышы була һәм кырау төшә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә республикада бераз яңгыр яварга мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз.
Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан салмак җил фаразлана. Көндез урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төбәк буенча һава температурасы төнлә -2 градустан +3 градуска кадәр булачак. Көндез 7-12 градуска кадәр җылытачак, Чаллыда  +8..+10 градус була.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, республика территориясендә һава температурасы акрынлап күтәрелә башлый. Шул ук вакытта төнлә кырау төшү ихтималы бар.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Һава торышы

Нет комментариев