Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 18 яшьлек ике туган суга батып үлде

Фаҗига турында балыкчы хәбәр итте.

5нче июль көнне Азнакай районы Күктәкә авылында Ык елгасында ике кеше 18 яшьлек егет һәм кыз суга батып үлә. Бу вакытта яр буенда башка кешеләр булмый.  Фаҗига турында елганың каршы ягында балык тоткан кеше хәбәр итә. Кичке 7ләр тирәсендә егетнең гәүдәсе су өстенә калкып чыга. Коткаручылар һәм водолазлар аның кыз туганын эзләүне дәвам итәләр. Тикшерү эше бара.

Мәгълүматны  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте җиткерде.

Фото Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев