Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 303 медицина учреждениесе "коронавируслы "Кайнар линия" гә тоташачак

Медучреждениеләрне үзара бәйләү ун көн дәвамында тәмамланачак.

Татарстанда якын арада 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән тоташтырачаклар, бу аларны Covid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча кайнар линиягә тоташтырачак. Бу хакта #Татарстан-Онлайн эфирында ТР финанслар министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Хәзер без 303 медицина учреждениесен бердәм телефон элемтәсе белән бәйлибез. ТР Президенты безгә бу бердәм элемтәне булдыру бурычын куйды. Бүгенге көнгә без 303 медицина учреждениесенең 25ен элемтәгә керттек инде. Һәм якындагы ун көндә бу бәйләм безнең бердәм челтәр булсын өчен төгәлләнәчәк", - дип аңлатты министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев