Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда алты яшьлек кыз бала тугызынчы каттан егылып төшеп, исән калган

Түбән Камада уникаль вакыйга булган. 6 яшьлек кыз бала 9 кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, могҗиза белән генә исән калган. Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсендә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы коррепондентына бу вакыйга 16 февраль көнне булуын хәбәр иттеләр.

- Сәгать 19.45 баланы әти-әнисе хастаханәгә алып килгән. Медиклар кичекмәстән аны тикшергән. Баланы травматолог, хирург, балалар табибы, реаниматолог караган. Шулай ук аңа рентген, УЗИ ясалган һәм барлык кирәкле анализалар алынган. Имгәнүләр булмаган, анализ нәтиҗәләре дә яхшы, - дип аңлаткан идарә тармагы вәкиле. Баланы күзәтү астына алганнар һәм хастаханәгә салганнар. 20 февраль көнне кыз баланы чыгарганнар.

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X