Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда август педагогика конференциясе узды

Татарстанда август педагогика конференциясе узды. Актанышта “Татарстан Республикасында заманча белем - һәркем өчен мөмкинлекләр” дип исемләнгән республика киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.

Чараның мәртәбәле кунаклары - ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды.
Доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. 

Иң төп өстенлекләрнең берсе булып элеккечә мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге кала. Соңгы ике елда 58 балалар бакчасы төзелде. 25 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы, балалар белән ата-аналарга консультация, методика һәм консультация ярдәме күрсәтүче консультация үзәкләре төзү проектларын гамәлгә ашыруга федераль грантларга ия булды.

Кайбер балалар бакчалары грантны беренче тапкыр гына алмыйлар. Яр Чаллының 95нче һәм Казанның 151нче номерлы балалар бакчалары монда үрнәк булып торалар.

2021 елда 7 мең урынлык суммар куәтле 7 мәктәп файдалануга тапшырылачак. Гомумән алганда, республикада 2010 елдан 2020 елга кадәр гомуми күләме 37 мең урыннан артык булган 72 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән.

Мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру барышында 860 мәктәпкә һәм 470 балалар бакчасына, шулай ук 159 мәктәпнең функциональ зоналарына ремонт ясалды.

Максатчан эш белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә. Агымдагы елда республика чыгарылыш укучыларының барлык фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре уртача Россия балларыннан югарырак булды.

11 укучы ике фән буенча 100 балл алды.

Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 211 укучысы җиңүче һәм призер булды. Алар саны Татарстан буенча  сигезенче ел рәттән Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кала өченче урынны саклый.

Узган уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф хезмәткәрләренең иң яхшыларына бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Яр Чаллы вәкилләре дә бар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу конференция