Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бал кортларының үлүе кәбестә күбәләгенең күпләп үрчүе белән бәйле

Быелгы җәйдә Татарстанның барлык районнарында да диярлек бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә.

Татарстанда бал кортларының үлүе кәбестә күбәләгенең күпләп үрчүе белән бәйле. Шуның аркасында аграрийлар рапс кырларында химикатларны күбрәк кулланырга мәҗбүр булган. РФ авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары, Россия үсемлекләрне саклаучы химик чаралар җитештерүчеләр берлеге башкарма директоры Владимир Алгинин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Быел рапс бик күп чәчелде. Бу – беренчедән. Икенчедән, кырларда кәбестә күбәләге бик нык үрчеде. Проблема шуңа кайтып кала да. Чөнки моңа кадәр рапс кырларын беркайчан да моның кадәр күләмдә химикатлар белән эшкәртмиләр иде», - диде ул.

 

Иң яхшысы – кырларны төнлә эшкәртергә кирәк, ди белгеч. Әгәр бу мөмкин түгел икән, ул чагында умарталарын япсыннар һәм бал кортларын агулы химикатлардан сакласыннар өчен, умартачыларны кисәтеп куярга кирәк.

  • Быелгы җәйдә Татарстанның барлык районнарында да диярлек бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та умартачыларның моңа зарлануы хакында белдерде.

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/tatarstanda-bal-kortlaryny-le-kbest-kblgene-kplp-rche-beln-byle

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X