Татарстанда  бала таудан шуганда җир астына төшеп киткән
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда бала таудан шуганда җир астына төшеп киткән

Чокырдан әнисенә шалтыраткан.

Бу шаккаткыч хәл Кукмарада булган. 12 яшьлек бала балалар мәйданчыгында таудан шуганда тавы белән бергә убылып җир астына төшеп киткән.

Чокырдан әнисенә шалтыраткан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары килгәч баланы бергәләп коткарганнар.

Әлеге вакыйга буенча тикшерү эшләре кузгатылган. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы ЮХИДИ фаҗига балалар

Нет комментариев