Шəhри Чаллы

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24...

Татарстанда бозлы яңгыр көтелә Татарстан синоптиклары, актив циклон аркасында, 4-5 февральдә һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Һава торышы көнбатыш районнарда бозыла башлячак. Кар, җепшек кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр явуы көтелә. Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә әйтелгәнчә, буран чыгуы ихтимал, күз күреме начарланачак, җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитеп көчәячәк. Юлларда бозлавык саклана. Бу көннәрдә Татарстанда температура -3..+2 градуска күтәрелә. Түбәләрдән кар төшәргә мөмкин, дип кисәтә синоптиклар. http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: