Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда буран көтелә

Һава торышы -5 градуска кадәр суытачак.

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Республика халкын яңгыр һәм җепшек кар көтә, аерым район-шәһәрләрдә синоптиклар буран, көчле җил һәм бозлавык вәгъдә итә. 28 октябрь төнендә -5 градуска кадәр суыта, көндез термометр баганалары +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Чаллыда да бу көнне кар явачак, температура көн дәвамында -1 градусны тәшкил итәчәк. Икенче көнне, 29 октябрьдә, +5 градуска кадәр җылытачак, көньякта +8 градуска кадәр көтелә. Автокалада исә нибары 1 градус җылы булачак.

Татарстанда дүшәмбе, 30 октябрьдә, кар һәм көчле җил сакланачак. Төнлә һәм көндез температура -2 дән +2 градуска кадәр көтелә. Сишәмбе, 31 октябрьдә, һава +5..+10 градуска кадәр җылыначак, дип җиткерә синоптиклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы