Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда былтыр 12 бала үз-үзен үтергән

Татарстанда 2017 елда тышкы сәбәпләр йогынтысы нәтиҗәсендә 87 бала үлгән, 12 бала үз-үзенә кул салган. Бу хакта Дәүләт шурасы утырышында бала хокуклары омбундсмены Гүзәл Удачина сөйләде. Гүзәл Удачина хисабында әйтелгәнчә, былтыр 87 бала тышкы сәбәпләр йогынтысында үлгән. Бу барлык үлгән балаларның 20,8 процентын тәшкил итә. Бәхетсез очракларда, үз-үзләренә кул салу...

Татарстанда 2017 елда тышкы сәбәпләр йогынтысы нәтиҗәсендә 87 бала үлгән, 12 бала үз-үзенә кул салган. Бу хакта Дәүләт шурасы утырышында бала хокуклары омбундсмены Гүзәл Удачина сөйләде.

Гүзәл Удачина хисабында әйтелгәнчә, былтыр 87 бала тышкы сәбәпләр йогынтысында үлгән. Бу барлык үлгән балаларның 20,8 процентын тәшкил итә. Бәхетсез очракларда, үз-үзләренә кул салу нәтиҗәсендә үлүче балалар саны 2016 ел белән чагыштырганда әллә ни артмаган. Ул елны 85 очрак теркәлгән булган.

Былтыр 14 бала суга батып, 18-е юл казаларында, бишесе янгында, 10-ысы биеклектән егылып һәлак булган. 12 бала үз-үзенә кул салган. Удачин сүзләренчә, үз-үзләренә кул салучыларга бәйле вазгыять "тотрыклы". 2016 елда 13 бала, 2015 елда 16 бала үз теләкләре белән гомерләрен өзгән булган.
Татарстанда суицидлар саны 100 мең кешегә 2,3 кеше тәшкил итә. Бу Идел буе федераль бүлгесендә иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Чагыштыру өчен Чуашстанда бу сан 4,8, Башкортстанда - 4,7, Удмуртиядә - 4,6 тәкшил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев