Татарстанда «Эшкуар әни» программасында катнашырга чакыралар
Республика этабында җиңүчегә – 150 мең сум
2025 елда Россиянең 68 төбәге Россия Икътисадый үсеш министрлыгы уздырган «Эшкуар әни» программасында катнашачак. Татарстанлылар да мамапредприниматель.рф сайтында гариза бирә ала.
Программа берничә этаптан тора, шуларның беренчесе — заявка бирү. Анкетада бизнесның төп аспектлары ачылырга тиеш.
Катнашучылар өчен сертификацияләнгән тренерлар «Минем бизнес» үзәкләрендә укулар уздырачак. Чаралар 18-22 августта узачак. Хатын-кызларны бизнес-план төзергә, клиентлар җәлеп итәргә өйрәтәчәкләр.
Төбәк этабының кульминациясе проектларны тәкъдир итү булачак, аларның иң яхшылары үсешкә 150 мең сум күләмендә грант алачак.
Программада балигъ булмаган балалары булган яки декрет ялындагы хатын-кызлар катнаша ала. Программада катнашуга гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев