Татарстанда газга тарифларны расладылар
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда газга тарифларны расладылар

«Татар-информ» хәбәр итте.

Татарстанда  табигый газ һәм каты чүп калдыклары белән эшләүче региональ операторлар хезмәтенә тарифлар арта.

ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, 2026 елның 1 январыннан бер куб табигый газ 8, 41 сумнан 8,55 сумга җитәчәк. 1 октябрьдән ул 9,28 сумга җитә. 
Каты чүп калдыклары белән эшләүче региональ операторлар хезмәте бәясе Татарстанның төрле төбәкләрендә төрлечә була. 

Бер куб метр каты чүп-чарны чыгару 598,49 сумнан 608, 46 сумга, 1 октябрьдән 668, 70 сумга җитә. 

«Гринта» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче районнарда тариф түбәндәгечә: 
2026 январыннан 1 куб метр каты көнкүреш калдыгын чыгару 625, 19 сум, 1 октябрьдән 687,08 сум була. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


газ Торак-коммуналь хезмәтләр Тарифлар арта

Нет комментариев