Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Һиндстан даруларын җитештерә башлыйлар

Чаллыда Һиндстан дару препаратларын җитештерә башларга җыеналар. Бу хакта Pharmexcil генераль директоры Удая Бхаскар хәбәр итә.

Аның сүзләре буенча, фармэкспортны үстерүче Һиндстан советы Татарстанда дару препаратларының бер төрен җитештерү ноктасы ачарга ниятли. Бу максатта Яшел Үзән һәм Чаллы шәһәрләре күздә тотыла. Хәзерге вакытта Pharmexcil җитәкчелеге безнең ил хөкүмәте белән сөйләшүләр алып бара. Беренче чиратта, хезмәттәшлек турындагы мәсьәлә карала. Әлегә Чаллыда дару җитештерү предприятиеләре урнашачакмы, әллә җирле җитештерүче белән килешүләр төзү белән генә чикләнәчәкләрме — төгәл билгеле түгел. Шунысы билгеле, республика һәм шәһәр хакимияте һинд компаниясенә ярдәм итәргә әзер, хезмәттәшлек өчен мәйданчык бүлеп бирергә риза.
Гомумән алганда, Pharmexcil Татарстан аша Россия базарына чыгарга тели.
Бхаскар әйтүенчә, Һиндстан Россиягә елына 500 миллион долларлык дарулар чыгара инде.

 

http://maydan.tatar/tatarstanda-hindstan-darularyn-jiteshtere-bashlyjlar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев