Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда “Халык контроле” системасына мөрәҗәгатьләр саны 27 процентка арткан

2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 меңнән артык мөрәҗәгать килгән.

2019 елның беренче яртыеллыгында “Халык контроле” системасына 39 мең 327 мөрәҗәгать килгән. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов хәбәр итте.

“Беренче яртыеллыкта 39 меңнән артык мөрәҗәгать урнаштырылды. Бу 2018 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 27 процентка күбрәк. Мөрәҗәгатьләр саны якынча өчтән бер өлешкә артты, гражданнарның активлыгы арта. Ярты ел эчендә системага 35,5 меңнән артык шәрех килде, үсеш 13 процент тәшкил итте. Гражданнар мөрәҗәгатьләрне 95 мең тапкыр хуплады, үсеш – 21 процент”, - диде Тимур Зарипов.

Халык биргән бәяләмәләр саны 13 процентка үсеп, 18 мең тәшкил иткән. “Әлеге вакытта системаның 60 меңнән артык даими кулланучысы бар. Алар башка кулланучыларга киңәшләр һәм тәкъдимнәр бирә, мәсәлән, теге яки бу проблема буенча кайсы категориягә мөрәҗәгать итәргә яки проблема тизрәк хәл ителсен өчен “Халык контроле” системасыннан тыш тагын кайда мөрәҗәгать итеп булуын аңлата”, - диде Тимур Зарипов.

Аның сүзләренчә, системага тикшерү өчен көн саен 263 мөрәҗәгать килә, шуларның 30 проценттан артыгы модерация таләпләренә туры килмәгәнгә күрә кире кайтарыла.

“Искәрмәләрне төзәткәннән соң, гражданнарның кабат җибәрелгән мөрәҗәгатьләре яңадан карала. Гадәттә мөрәҗәгатьләрне кире кайтару сәбәпләре булып сыйфатсыз фотосурәтләр, кабатлану, проблеманы анык әйтеп бирә алмау тора. Кайчак бер мөрәҗәгатьтә берничә проблема күрсәтелә, яисә җибәрелгән мөрәҗәгать өчен системада тиешле категория табылмый”, - диде ул.

Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү өчен системага дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарының 537 хезмәткәре җәлеп ителгән.
 
https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189513/

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/09/189513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев