Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Халыкара туган телләр көнен 170 ысул белән билгеләп үтәргә мөмкин булачак

Кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу көнгә 170 мәдәни чара туры китереләчәк. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көнен үткәрү планы расланды. Планда барлыгы 170 чара бар. Алар төрле форматта узачак, чөнки 2020 ел нәтиҗәләре буенча чаралар үткәрү форматы киңәйде», — дип сөйләде Дамир Натфуллин.


Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев