Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди чаралар үткәрелә?

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Ид әл-адха) каршы алачак.

Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә гает намазы узачак. Тантаналар коронавирус эпидемиясенә каршы махсус чараларны үтәп оештырылачак. Эпидемиягә каршы кагыйдәләр кешеләр күпләп җыела торган бөтен урыннарда да үтәлергә тиеш булачак. Аларга түбәндәгеләр керә: биналарда индивидуаль яклау чараларын һәм индивидуаль намазлык келәмнәрен мәҗбүри файдалану, шулай ук дога кылучылар арасында кимендә 1,5 метр социаль дистанцияне үтәү. Мәчет мәйданы барлык теләүчеләрне сыйдырмаган очракта гает намазын укырга һәм бәйрәм вәгазен ачык һавада тыңларга мөмкин булачак. Элегрәк ТР мөселманнары Диния нәзарәте өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлеге өчен курыкканнарга җәмәгать урыннарында булудан баш тартырга киңәш итте. Корбаннар тапшыру шулай ук заказ буенча дистанцион рәвештә һәм өйгә китерү хезмәтеннән файдаланып башкарылырга мөмкин. 
Мәчетләрдә бәйрәм намазларыннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләре татарстанлылар өчен паркларда узачак гомумшәһәр гаилә һәм балалар бәйрәмнәре, республика шәһәр һәм районнарының кабул итү территорияләрендәге стадионнарда махсус бәйрәмнәр дә әзерләгән. Алар шулай ук коронавируска каршы махсус чараларны үтәп узачак.
Әйтик, Казанда бәйрәм хөрмәтенә Казанның М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча зур «Корбан Фест» гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре һәм кунаклары өчен уздырыла. Оештыручылар кунаклар өчен бәйрәм программасын әзерләделәр, ул 13:00 сәгатьтә башлана һәм кичке 17:00 гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучыларга мөнәҗәтләр, нашидлар, шигырьләр, анимацион шоу, вело-шоу һ.б. тәкъдим ителәчәк. 

Фото: http://dumrt.ru/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай