Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган
Узган тәүлектә республикада яшәүче 89 кеше терелгән
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның тагын 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, барлыгы 11 784 очрак теркәлгән», — диде спикер.
Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 244 тест ясаган. Татарстанда авырулар белән элемтәдә булган 1733 кеше табиблар күзәтүендә тора.
Республикада коронавирустан барлыгы 10 340 кеше (узган тәүлектә — 89 кеше) терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев