Татарстанда коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда яңа вирустан тагын бер кеше вафат булган.
Татарстанда узган тәүлек нәтиҗәләре буенча 83 кешедә COVID-19 диагнозы ачыкланган. 81 очракта вирус башкалардан күчкән. 11 кеше хастаханәгә озатылган.
География:
1. Казан – 42
2. Чаллы – 11
3. Аксубай – 1
4. Арча – 6
5. Әтнә – 2
6. Баулы – 1
7. Буа – 2
8. Биектау – 4
9. Алабуга – 1
10. Кукмара – 2
11. Лаеш – 5
12. Лениногорск – 1
13. Түбән Кама – 1
14. Нурлат – 1
15. Сарман 1
16. Теләче – 1
17. Чистай – 1
Шуның белән бергә, коронавирустан тагын бер кеше вафат булган. 5 майда 1938 елда туган Түбән Кама кешесе бакыйлыкка күчә. 1 май көнне ул йөткерү һәм югары температура белән хастаханәгә салына. 4 майда ясалма вентеляция аппаратына тоташтырыла. Кызганыч, дәваланып чыгарга насыйп булмый үзенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев