Шəhри Чаллы

Татарстанда коронавирустан вакцинациягә 6,5 мең кеше язылган

Көтү битләрендә нәкъ менә шундый саннар

Бүгенге көндә Татарстанда коронавирустан прививкаларны 6,5 мең кеше көтә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Республика сырхауханәләрен көтү битләренә нәкъ менә шуның кадәр татарстанлы язылган.

Элегрәк министрлыкта Түбән Каманы үрнәк итеп китерделәр, анда прививкага 575 кеше үз чиратын көтә. Вакцинацияләүнең беренче этабын — 346 кеше, икенче этапны-145 кеше үткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: