Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда кырау төшү ихтималы зур

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава температурасының түбән төшү ихтималы турында хәбәр итте. Иртәгә, 16 майда төнлә Татарстанда урыны белән һәм Казанда кырау төшәргә мөмкин. Һавада һәм туфракта 0...-4 градус (Казанда 0...-3) салкын булачак, ди синоптиклар. 16 майда алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез республиканың көнбатышында...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава температурасының түбән төшү ихтималы турында хәбәр итте. Иртәгә, 16 майда төнлә Татарстанда урыны белән һәм Казанда кырау төшәргә мөмкин. Һавада һәм туфракта 0...-4 градус (Казанда 0...-3) салкын булачак, ди синоптиклар.

16 майда алмашынучан болытлы һава саклана. Төнлә явым-төшем күзәтелми. Көндез республиканың көнбатышында кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан уртача җил фаразлана. Минималь һава температурасы төнлә - 0..+3, урыны белән һавада һәм туфракта -4 градус булачак. Көндез максималь һава температурасы +12..+17 градус булачак.

Казанда төнлә шулай ук явым-төшем күзәтелми. Минималь һава температурасы 0..+2, урыны белән һавада һәм туфракта -3 градус булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил көтелә. Максималь һава температурасы - +13..+15 градус.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/15/140617/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев