Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда быелгы кышның нинди буласын фаразладылар

«Быел без җылы һава агымнары килүен көтәбез», – ди белгечләр.

Татарстанда алдагы кыш гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин. Бу хәзерге вакытта океанның аномаль рәвештә җылынуы белән бәйле һәм әгәр дә көтелгән җылы һава агымнары килсә, ул шул исәптән республикада да чагылыш табачак, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Әгәр океанның җылыну нормасы 0,5 градустан да югарырак күтәрелсә, бу инде аномаль процесс. Башка төрле вазгыять тә күзәтелә – нормадан кире якка тайпылу температураның төшүенә китерә.

«Быел без җылы һава агымнары килүен көтәбез, ул шул исәптән безнең территориягә дә йогынты ясаячак», – диде Әүһәдиев «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Шул рәвешле, Татарстанда кыш җылы булырга мөмкин, чөнки бу һава торышына йогынты ясый торган факторларның берсе, дип өстәде ул. Әмма алдагы кышның нинди булачагын октябрьдә генә төгәл фаразларга мөмкин, дип искәртте Әүһәдиев.

Ул шулай ук Татарстанда куркыныч табигый күренешләр саны артачагы хакында хәбәр итте һәм моны климатның үзгәрүе белән аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы