Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда минималь хезмәт хакы артачак

Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. «Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга...

Татарстанда 2018 елда минималь хезмәт хакы артачак. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган парламент тыңлауларында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

«Алдагы елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру максатыннан, бюджет проектында шактый зур сумма каралган. Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы 7800 сум тәшкил итә. Аны 9489 сумга кадәр күтәрү планлаштырыла. «Указга» кермәгәннәрнең саны билгеле (Россия Президенты Владимир Путинның «Май указлары» хакында сүз бара - Л.Л.). Аларның хезмәт хакына 3,1 млрд сум күләмендә акча каралган», - диде министр.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/10/149995/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев