Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда мәктәпләрнең бер өлеше биш көнлеккә күчәчәк

Яңа уку елыннан Түбән Камага яңалык кертәчәкләр.

Күрше Түбән Камада мәктәпләрнең бер өлеше сынау проекты сыйфатында биш көнлеккә күчәчәк. Бу хакта үз Инстаграмында Түбән Кама районы мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте.
- Без башлангыч мәктәпнең 5 көнлек уку атнасына күчү форматын билгели һәм килештерә алдык. "Пилот" сыйфатында без шәһәрнең 17 мәктәбен сайладык, бу шәһәр мәктәпләренең гомуми санының яртысын тәшкил итә. Уңай нәтиҗәләр белән 2022 елның 1 сентябреннән әлеге форматка шәһәрнең башка мәктәпләре дә кушылачак. Бишкөнлеккә күчүдә катнашучы мәктәпләрне билгеләгәндә, без төрле дәрәҗәдәге мәктәпләрне һәм төрле социаль категориядәге мәктәпләрне кертергә тырыштык.

Шулай итеп, яңа уку елында, 5 көнлек уку атнасы форматында, башлангыч сыйныф укучылары 2, 8, 10, 11, 15, 19, 27, 29, 31, 33, 36; 14 нче лицей, 37, 2, 22, 25, 32 нче лицей укучылары укый башлаячак”, - дип сөйләде Гыйниятуллин.

Түбән Камада әлеге форматны кертү кече укучыларны укыту һәм тәрбияләү нәтиҗәләрендә уңай чагылыш табар дип өметләнәләр.

Фото: nizhnekamsk.wikimapia.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент мобиль кушымта аndroid мәгариф уку вуз