Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда пенсионерларга бушлай азык-төлек таратылачак

Болар: тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва, макарон. Бик тиздән аз керемле пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар салынган пакетлар таратылачак. Дөрес, һәр районга да түгел. Быелгы пилот программада Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм...

Болар: тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва, макарон. Бик тиздән аз керемле пенсионерларга тиз искерми торган он, шикәр комы, үсемлек мае, чәй, консерва кебек ризыклар салынган пакетлар таратылачак. Дөрес, һәр районга да түгел. Быелгы пилот программада Татарстанның биш муниципаль берәмлеге: Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары гына катнаша. Социаль яклау министрлыгына шуның кадәр квота бүленгән. Бушлай сыр түгел, үзебезнең ярдәм Бушлай сыр капкында гына була диләрме әле? Пенсионерларга бу бәхет кайдан ишелеп төшәчәк соң? Эш шунда, бу - X5 Retail Group челтәре һәм "Русь" азык-төлек фондының уртак проекты аша гамәлгә куела. Ягъни, пенсионерларга азык-төлек пакеты "Мәрхәмәтлелек кәрзине" азык-төлек марафоны кысаларында таратыла. 3 март көнне Казанда X5 Retail Group челтәренә керүче 204 - "Пятерочка", 8 - "Перекресток" һәм 3 "Карусель" кибетендә волонтерлар азык-төлек ярдәме кабул итәчәк. Көндезге 2дән алып, кичке 6га кадәр, теләгән һәркем, аз керемле пенсионерларга ярдәм йөзеннән, продуктлар китерә ала. Болар: тиз бозылмый торган он, шикәр комы, үсемлек мае, консерва, макарон. Әлеге товарны сатып алып, алда әйтелгән кибетләрдәге касса яны зонасындагы волонтерларга тапшыру сорала. Волонтерлар җыелган продуктларны тигез итеп бүлеп, мохтаҗларга өләшәчәк. Республиканың аз керемле 2 мең пенсионерына азык-төлек пакетлары барып ирешәчәк - Бүген Татарстанның өчтән бер халкы өлкән яшьтә, - диде ТР Социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева. - Өлкән яшьтәге 70 мең кешенең 940ы ялгыз гомер кичерә. Нигездә, алар авылларда яши. Шулай ук эре шәһәрләрдә ялгыз тормыш итүчеләр дә бар. Без һәр елны йорт саен йөреп, алар белән очрашулар үткәрәбез, проблемалары турында сөйләшәбез һәм аларны чишәргә тырышабыз. Бу - дару препаратлары белән тәэмин итүдән башлап, торак мәсьәләләренә кадәр барып тоташа. Министр урынбасары сүзләренчә, республикада аз керемле кешеләр категориясе дә бар һәм алар дәүләт ярдәменә мохтаҗ. - Мондый акцияләр өчен без рәхмәтле генә. Чыннан да, бу ярдәмнәр пенсионерлар өчен бик кирәк. Безнең исәпләүләр буенча, әлеге ярдәмне республиканың аз керемле 2 мең пенсионеры алачак, - диде Юлия Абдреева. Әфлисун төсле жилетлы волонтерлар һәм шпаргалка Әлеге проектны гамәлгә куючыларның берсе "Русь" азык-төлек фонды идарәчесе Виктория Крисько сүзләренчә, кибеттәге волонтерлар, сатып алучылар сайлау алдында югалып калмасын өчен, нинди продуктлар аласын киңәш итәчәк. Волонтер дигәннән, аларны тану бик җиңел. Алар әфлисун төсендәге махсус жилетлар киячәк. "Һәр сатып алучыга шпаргалка бирелә, анда нинди азык-төлек алырга кирәклеге күрсәтелгән була", - ди оештыручылар. "Мәрхәмәтлелек кәрзине" азык-төлек марафоны ярдәмендә без тиешенче якланмаган халык төркеменә ярдәм кулы сузабыз. Безнең максат - аларны сыйфатлы ризык белән тәэмин итү. X5 Retail Group челтәренә керүче кибетләрдәге ("Пятерочка", "Перекресток", "Карусель") азык-төлек сыйфатына шигебез юк. Анда ризыкларның яраклылык сроклары да төгәл күрсәтелгән, сертификатлары да бар. Бу бик мөһим фактор, - ди Крисько ханым. Виктория ханым сүзләренчә, теләгән кеше әби-бабайларга ярдәм йөзеннән кием-салым да китерә ала. Алар шулай ук адресатларына барып ирешәчәк. Көнкүреш химиясеннән дә өлеш чыгарырга була, билгеле, алар башка пакетка салыначак. Чөнки химия белән азык-төлекне бергә куярга ярамый. Киләсе елга башка районнар да кушылырга мөмкин - Авылларга продукт пакетларын безнең социаль хезмәткәрләр илтәчәк. Чөнки алар үз территориясендәге һәркемне таный һәм аз керемлеләрне дә белә. Без 200 квота билгеләдек. Быел әлеге проектта Казанга якын 5 биш муниципаль берәмлек - Әлки, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Кайбыч һәм Биектау районнары катнаша. Киләсе елларга, мохтаҗлар санын исәпкә алып, без географияне киңәйтергә тырышабыз, - диде министр урынбасары. Шунысын әйтеп узарга кирәк, продуктлар салынган пакет махсус исемлек нигезендә таратыла һәм контрольгә алына. Әзерләнгән пакетларның эчтәлеге бер үк, димәк, барлык мохтаҗларга да бер үк төрлек азык-төлек таратыла. Ярдәм итәргә бик теләп тә, кибеткә керергә мөмкинлегең булмаса? Якынча исәпләүләр буенча, әлеге марафонда 2 мең данә азык-төлек пакеты җыелыр дип уйланыла. Әмма әлеге акциядә ктанашырга бик теләп тә, бу көнне әлеге кибетләргә керү мөмкинлеге булмаучылар, корзина.рф адресы буенча кереп, үзеннән өлеш кертә ала. X5 Retail Group кластеры директоры Дмитрий Торопов әлеге сайтта 150 сумнан алып 2 мең сумга кадәр махсус җыелмалар барлыгын әйтте. Моннан тыш, сатып алучылар әлеге кибетләргә керткән сумманың 30 процентын фондка күчеп, шул акчага өстәмә пакетлар тутырылачак. "Пятерочка", "Перекресток", "Карусель" шулай ук азык-төлек пакетлары әзерләүдә ярдәм кулы сузачак. http://www.intertat.ru/society/tatarstanda-ike-me-pensionerga-azyk-t-lek-taratachaklar-bushka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев