Татарстанда психологик ярдәм көне узачак
6 июньдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында психологик ярдәм көне узачак.
Чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар һәм әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләр, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасындагы конфликтлар һәм башка «балалар» мәсьәләләре буенча конфиденциаль психологлар белән аралаша, профессиональ консультация һәм киңәшләр ала алачаклар. Чарада катнашырга теләүчеләргә (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты адресы: Казан, Карл Маркс урамы, 61 йорт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев