Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда «Серле Кыш Бабай» акциясе старт алды

«Серле Кыш Бабай» акциясе татарстанлыларны башка төбәкләргә якынайтачак, дип вәгъдә итә чараны оештыручылар

14 декабрьдә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була. Теркәлү тайныйдедмороз.рф сайтында бара.

Акциянең асылы — һәр катнашучы рандом тәртиптә Яңа ел белән котлыйсы кешесенең элемтә өчен мәгълүматын ала. Бүләкләр алмашуы, алмашучы якларның теләгенә карап, онлайн һәм офлайн форматларда бара.

Шулай ук, катнашучылар, теләгән регион, федераль округ, яисә тулаем илне сайлап, катнашу географиясен үзләре билгели ала. Бүләк алгач, катнашучы шәхси кабинетында махсус тамга куя, ә аның Кыш Бабаена, шул рәвешле, үзенең исемен әйтә алу турындагы хат килә. Димәк, Кыш Бабай бу минуттан «серле» булудан туктый.

Алга таба, кагыйдә буенча, #ТайныйДедМороз #Новыйгодвкаждыйдом #Мывместе хештегларын куеп әлеге яңалыкны социаль челтерләрдә урнаштырырга кирәк.

Акциянең оештыручылары — «Без бергә» үзара ярдәм күрсәтү акциясе төркеме, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы, «Озын тәнәфес» бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы.

«Серле Кыш Бабай» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары ярдәме белән үткәрелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев