Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Спурт банкында вакытлы идарә кертелде

Русия Үзәк банкы Спурт банкта 28 апрельдән алты айга идарә кертте. Вакытлы идарә итүче итеп Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы билгеләнде. Вакытлы идарә чорында низамнамә капиталында катнашучы хиссә ияләренең һәм банкның үз идарәчеләренең вәкаләтләре туктатылган. Кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий кертелгән. Банк мөштәриләре акчаларының иминиятләштерелгән өлешен 12 майдан ала башлаячак,...

Русия Үзәк банкы Спурт банкта 28 апрельдән алты айга идарә кертте. Вакытлы идарә итүче итеп Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы билгеләнде.

Вакытлы идарә чорында низамнамә капиталында катнашучы хиссә ияләренең һәм банкның үз идарәчеләренең вәкаләтләре туктатылган.

Кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерүгә өч айга мораторий кертелгән.

Банк мөштәриләре акчаларының иминиятләштерелгән өлешен 12 майдан ала башлаячак, диелә.

Казанның Спурт банкы хәленең начараюы турында март аенда билгеле булды. 13 март банк физик затларга кулакча бирүне чикләде.

24 апрельдә Спурт банк үзенең банк карталарын хезмәтләндерүне туктатты.

Спурт банк, активлары күләменә караганда, уртача банк санала. Үз эшчәнлеген Татарстанда алып бара. Банк фондында халыкның акчалары 52,9 процент тәшкил итә. Банк хиссәләренең 30 проценты Евгения Даутова кулында.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында проблемнар башланды. Күптән түгел Татфондбанк, Интехбанк, Анкор банк, Татагропромбанкның лицензияләре алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X