Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда танылган бәйгенең исемен үзгәртергә кушканнар

Катнашучыларның яшь үзенчәлекләре исәпкә алынып, сценарийлар язылган.

Республикабызда танылган бәйге – "Аулак өй - баттл" проектының исемен алыштырырга кушканнар. Мәдәният министрлыгы белгечләре "баттл"- тәрҗемәсе бои, сугыш дигән мәгънәне аңлата, дип белдергәннәр. Бу хакта безгә әлеге проектның авторы һәм алып баручысы хәбәр итте. 

"Без "көрәш" сүзенә тукталырга булдык. "Аулак өй" дип кенә әйтү дә дөрес булмаячак, дөрес аңламаслар, дидек. "Аулак өй"- уен-көлке, җыр-бию кебек аңлашыла. Ә бездә чын мәгънәсендә көрәш. Башта сайлап алу туры, аннан ярымфинал, соңыннан финал.

Тагын бер яңалык - студентлар өчен махсус "Аулак өй-көрәш"ләрнең зона ярышларын да башлап җибәрдек. Чит төбәктәге уку йортлары да аңа зур кызыксыну белән кушыла башлады. 

Балалар бакчалары, башлангыч сыйныф укучылары өчен дә "Аулак өй - көрәш"ләр көтелә. Махсус, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, сценарийлар язылды. Лениногорск шәһәрендә инде башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби бәйге уздырылды", - диде Сәрия ханым. 

Әлеге проектка быел 18 февральдә 2 ел тулды.

Фото Сәрия Закировадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев