Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда тәртипкә китереләчәк парклар исемлеге билгеле

Чаллыдан 9 парк һәм скверга тавыш бирделәр.

15нче апрельда Татарстанда парклар һәм скверлар өчен тавыш бирү игълан ителде. 14 яше тулган һәркем төзекләндерергә теләгән җәмәгать урыннарын сайларга тиеш иде. Шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның “Безнең ишегалды” программасы буенча ремонтланачак 200 йорт яны билгеләнде. 

Тавыш бирү 31нче майга кадәр барды. Анда 363 мең кеше катнашты. 50 меңе – Чаллылылар. Иң күп тавыш Яр буе паркы җыйды (тавыш бирү нәтиҗәләре монда). Аның өчен 11651 кеше тавыш бирде. 

Хәзер паркта төзекләндерү эшләренең 3 этабы үтәчәк. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов узган атнада проект турында сөйләде. Тулырак монда язылган. 

Тәртипкә китереләчәк йорт ишегаллары исемлеге монда язылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яр буе паркы