Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда температура урыны-урыны белән нольдән түбәнрәк булачак

Татарстанда 7 май киченнән, 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр, һавада һәм туфракта температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте. Шул сәбәпле, туфракка утыртылган чәчәкләр һәм җимешле-төшле, орлыклы, җылы яратучан үсемлекләр шактый зыян күрә ала. Белгечләр үсентеләрне кыраудан...

Татарстанда 7 май киченнән, 8 майның иртәңге сәгатьләренә кадәр, һавада һәм туфракта температура -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарә матбугат хезмәте. Шул сәбәпле, туфракка утыртылган чәчәкләр һәм җимешле-төшле, орлыклы, җылы яратучан үсемлекләр шактый зыян күрә ала. Белгечләр үсентеләрне кыраудан саклау буенча кирәкле чаралар күрергә киңәш итә. Алар белдергәнчә, үсемлекләрне полимер пленка, тукылмаган материал һәм салам белән каплау яхшы. Яшь үсентеләрне кыраудан каплау - иң киң таралган һәм уңайлы ысул. Материал түбән җылы үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (кытыршы гофрирланган кәгазь, күбекле пленка, салам яки камыш матасы). Фаразланган һава торышы шартларында техноген янгын чыгу куркынычы бар. Җылыту өчен пич һәм газ җиһазларын кулланганда, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү шундый нәтиҗәгә китерә ала. - мичне бензин, керосин һәм янучан материаллар белән ягып җибәрмәгез- бу куркыныч - мичне кыздырганчы эшләтмәгез, аның астына янучан әйберләр куймагыз, шулай ук аның янында кием-салым киптермәгез; - янучан матдәләр булган бинада тәмәке тартмагыз, ачык ут кулланмагыз; - газ җиһазы урнаштырылган бинаны даими рәвештә җилләтеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X