Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда торба салучылар кеше сөякләренә тап булган: бу нинди билгесез каберлек соң?

Әбиләр безне кечкенә чактан ук зиратка кергәндә каберләргә басмас өчен, сакланып йөрергә кирәклеген өйрәтәләр иде.

Ләкин кешелекнең гомере шундый озын, инде  каберләр булмаган җирне табуы да авыр, күрәсең.  

Күптән түгел генә Аксубай районының Иске Кыязлы белән Кызыл Тау авыллары арасында  шундый каберлек   табылган. Гел уйламаган җирдән, гел көтмәгәндә торба салучылар җирне казый башлагач, кеше сөякләре чыккан.  
–    Алар шундый күп. Арада кечкенәләре дә шактый. Балалар  күпләп күмелгән җир булган бу. Кыйблага каратып  җирләнгәнгә   мөселман зираты диләр,  - ди Иске Кыязлы  җирле авыл идарәсе  башлыгы Газинур  Дәүләтшин.
Аның әйтүенчә, хәзер анда Казаннан, Мари эл һәм Башкортстан галимнәре казу эшләре алып бара. Алар каберлекне якынча  ХIV гасырныкы дип әйтәләр, ди. Җәсәдәләр кыйблага каратып күмелгәннәр дигән сүзләр дә бар.
Бу тарихыбызның яңа битенә ачыклык кертер.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tatarstanda-torba-saluchylar-keshe-syaklren-tap-bulgan-bu-nindi-bilgesez-kaberlek-so

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев