Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда уртача хезмәт хакы 32 мең сумнан артачак

Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин хәбәр итте. Песошин сүзләренә караганда, 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш - 5,9 процент булачак. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерүенчә, быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итте....

Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин хәбәр итте.

Песошин сүзләренә караганда, 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш - 5,9 процент булачак. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерүенчә, быелның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 9 489 сумны тәшкил итте. Бу - 2017 елның II кварталында хезмәт яшендәге халык өчен яшәү минимумы күләменең 85 процентын тәшкил итә.

2018 елның 1 маеннан исә ул - Россиядә үткән елның II кварталына билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә, ягъни 11 163 сум булачак.

Ел саен республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы күләме раслана. Быел ул 10 126 сум булыр дип көтелә (Россия буенча минималь хезмәт хакыннан 6,7 процентка күбрәк). Социаль хезмәттәшлек ягы белән республика килешүе проекты әзерләнгән иде.

http://www.vatantat.ru/index.php?pn=3156

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев