Татарстанда яшәү минимумы арткан
Татарстан Министрлар Кабинеты республика халкы өчен яңартылган нормаларны раслады.
Татарстанда берьюлы ике социаль-икътисади индикатор — яшәү минимумы һәм куллану бюджеты күләме яңартылды. Республика Министрлар Кабинетының тиешле боерыклары Татарстан хокук порталында урнаштырылган.
«Татарстан Республикасында 2019 елның II кварталы өчен яшәү минимумы күләмен 9 мең 450 сум күләмендә расларга», - диелә карар текстында.
Республиканың эшкә яраклы халкы өчен яшәү минимумы хәзер — 10 мең 85 сум, пенсионерлар өчен - 7 мең 742 сум, балалар өчен бу күрсәткеч 9 мең 373 сум дәрәҗәсендә теркәлгән.
Икенче карар Татарстанда минималь куллану бюджеты күләмен үзгәртте. 2019 елның II кварталында күрсәткеч 15 мең 772 сум тәшкил итә.
- Агымдагы елның I кварталында куллану бюджеты дәрәҗәсе 15 мең 537 сум тәшкил иткән, ә җан башына яшәү минимумы 9 мең 170 сум булган.
http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/tatarstanda-yash-minimumy-artkan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев