Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшәүче иң өлкән кешегә 108 яшь тулды

Анна Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районының Каймар авылында туган.

Биектау районында яшәүче Анна Емельяновага 108 яшь тулды. Анна Емельянова – Татарстанның иң өлкән кешесе. Анна Ивановнага туганнары, дуслары, күршеләре һәм кунаклар җылы сүзләр әйткән. Бу хакта “Биектау хәбәрләре” газетасы яза.

Район һәм Россия Президенты исеменнән бүләкләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тапшырды. Шулай ук йөзьяшәрне котлау өчен Биектауның 3 нче номерлы мәктәбе укучылары һәм “Алма бакчасы” иҗат коллективы килгән.

Аннан Емельянова 1911 елның 11 сентябрендә Биектау районы Каймар авылында туа. Аларның гаиләсе ныклы хуҗалык тоткан була. Хәтта алпавыт Баратынский да Анна Ивановнаның бабасыннан атлар сатып алган. Гаилә күп балалы була: Аннаның өч кыз туганы һәм дүрт ир туганы була. Балачактан ул әти-әнисе аларны эшкә өйрәтеп үстерә.

Анна 22 яшендә кияүгә чыга. Ул тормыш иптәше белән бергә колхозда эшли. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр.

Катлаулы тормыш юлына һәм борчу-мәшәкатьләргә дә карамастан, Анна Ивановна үзен бәхетле кеше дип саный. Аның төп байлыгы – дүрт оныгы, алты оныкчыгы һәм оныкчыкларының өч баласы. Еракта яшәүләренә дә карамастан, алар әбиләрен ярата һәм аның турында беркайчан да онытмыйлар.

Анна Ивановна озак яшәүнең сере гаиләнең чиксез мәхәббәте һәм кайгыртуы диде.

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/15/193639/

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев