Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана

Көндез 13 градуска кадәр җылы булачак.

Иртәгә, 25 октябрьдә, Татарстанда коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта «25 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә». Бу хакта синоптиклар тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә әйтелә.

Төнлә термометр баганалары нульдән 2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 8-13 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев октябрь ахырына кадәр Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышының саклануын фаразлаган иде.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/24/195883/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев