Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда юл һәлакәтендә кеше гомере өзелгән

Чистай районында кеше гомере өзелүгә китергән юл һәлакәте булган. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Чистай-Түбән Кама трассасының 39 км да иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә булган. "Рено Логан" һәм "Хендэ" йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук 28 яшьлек йөк машинасын йөртүче зыян күргән. Урынга килгән 67 номерлы янгын-сүндерү хезмәте хезмәткәрләре вафат булган ир-атның гәүдәсен машинадан чыгарган. Янгын чыгу куркынычы тудырган аккумуляторларны сүндереп куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев