Татарстанга бураннар килә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга бураннар килә

ГАИ машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итә.

Гидрометеорология үзәге бүген Татарстанда һава торышының начараюын фаразлый. Көндез буран чыгу ихтималы зур. 

Республика территориясендә секундына 15-18 метр тизлектә җил көтелә. 

Буран вакытында күз күреме 1-2 км.

Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан трассаларда хәрәкәт чикләнергә мөмкин. 

Дәүләт автоинспекциясе  шәхси машина йөртүчеләрне кичкектерелгесез эшләр килеп чыкмаганда юлга чыкмаска чакыра. 

Бүген Чаллыда иртән - 19, көндез 12 градус салкын булуы көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


буран Лучший инспектор ГАИ России һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев